«Orenday» сайты Раменское шәһәре янындагы Дубовая Роща бистәсендә булган куркыныч хәлләр турында яза.
Әти-әнисе чыгышы белән Орскидан булган Артем «бишле»гә генә укыган, акыллы малай булган, дзюдо белән шөгыльләнгән. 2023 елның 19 маенда, чыгарылыштан соң, 4 класс укучысы Артем (исеме үзгәртелгән) Дубовая Рощага дзюдо белән шөгыльләнгән иптәше янына китә. Һәм әйләнеп кайтмый. Эзли башлагач, җан өшеткеч хәлләр ачыклана.
Бу бистәдә бер төркем малайлар иптәшләрен җәберләп яшәгән.