1 августта 27 яшендә яшь һәм сәләтле табиб, Нурлат район үзәк хастаханәсе терапевты Сиринә Шәяхмәтованың гомере фаҗигале рәвештә өзелгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Нурлат район хастаханәсе коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда ведомствоның ВКонтактедагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Участок табиб-терапевты вазыйфасында озак эшләмәвенә карамастан, Сиринә Шәяхмәтова пациентларда һәм коллегаларында ярдәмчел, белемле белгеч, югары мораль принциплары...