Бүген генә самолет белән Уфага килеп төшеп, көне буе радио-телевидение тапшыруларында туры элемтәдә әңгәмә корып йөргән җырчы Илсөя Бәдретдинованың хәле авыраеп, Уфадагы хастаханәгә эләккән. Җырчының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева үзенең Инстаграм сәхифәсендә «Нишләптер кинәт әллә нәрсә генә булды бит әле», дип яза.
Видеода Илсөягә тиз арада система куйганнарын һәм укол ясаганнарын күрәбез. Кадрлардан күренгәнчә, Илсөя үзе аңында һәм сөйләшә. Үзенә ярдәм иткән табибларга рәхмәтен белдерә.