Свердловск өлкәсендә янгында ике бала һәм бер ир-ат һәлак булган, тагын биш кеше имгәнгән. Фаҗига Мезенское авылындагы бакча йортында була. Биредә бер катлы йорт, янында мунча бар. Дуслары килгәч, хуҗалар мунча яга. Төнлә йортка ут каба. Бу турыда "Комсомольская правда" яза.
03:23 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга шалтыратып әйтәләр. Алар килгәндә бөтен каралты-кура яна. Янгыннан ике олы кешене һәм өч баланы алып чыгалар.
Бер гаилә башлыгы - 36 яшьлек ир-ат хастаханәдә ята, аның тәненең 36 проценты пешкән.