«Мәчет булмауга сусап яшәгән татарларыбыз»
Сабантуйның төп оештыручылары - Алик Уразаев белән Радик Илалов. Сочига биш ел элек күченгәннәр. Сабантуйның барлык чыгымнарын күтәрүчеләр дә нәкъ алар. Төгәл суммасын әйтергә кыенсынсалар да, якынча 500 мең сум тотылганын исәпләп чыгардылар. Оештыручылар Сабантуйны киләсе елда тагын та масштаблырак үткәрергә тели.
– Сочига килгәч, Радик белән таныштык, - дип башлады сүзен Алик әфәнде. – Татарлык белән җан аткач, күченеп килү белән милләттәшләребезне эзләргә тотындым.