Чаллы янында урманга гөмбәгә киткән һәм адашкан ир-атны тапканнар (Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында урманга гөмбәгә киткән ир-атны тапканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстанда яшәүче бабайны бүген 14:40 сәгатьтә волонтерлар тапкан. Ир-атны бакчасына кадәр алып кайтканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә 69 яшьлек ир-ат «Бриз-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге бакчадан урманга гөмбәгә киткән һәм юкка чыккан. Читать полностью...