Җәй – урамда уйнап, саф һавада күңел ачу вакыты гына түгел, ни кызганыч, әледән-әле күңелсез очраклар, хәвеф-хәтәрләр турында да еш ишетергә туры килә.
Фото: © Владимир Васильев
«Батканда аңымны югалта башладым, миңа рәхәт иде...»
Суга баткан кешене үз күзләрем белән күргәнем булды. Бу хәлләргә инде дистә еллар узса да, әлеге күренеш бер дә күз алдымнан китми, гомерлек дәрес булып калды. Ничек килеп чыккандыр, белмим, әмма дустым суга бата башлаган иде. Дуслар белән җыелышып су буена пикникка чыккан идек.