Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе Баймак районында туган 31 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Бу кеше «көчләү белән бәйле үтерү» һәм «балигъ булмаган баланы көчләү» маддәләре буенча гаепләнә. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
2006 елның октябрь аенда Балакатай районындагы авылларның берсендә 15 яшьлек кыз хәбәрсез югала. Аны соңгы тапкыр авыл клубында кич белән күрәләр. Алты көн узгач, баланың мәетен авыл янындагы чокырдан табып алалар.