Әлмәт театры Будапештта Фәрит Яруллинга багышланган спектакльне күрсәтәчәк
Әлмәт театры 9 май көнне күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинга багышланган «Өзелгән көй» спектаклен Европада күрсәтәчәк. Бүген театр үзенең рәсми каналларына иҗади коллективының Будапешт шәһәрендәге фотоларын урнаштырган.
«Тиздән репетицияләрне һәм декорацияләр кора башлыйбыз. Җиңү бәйрәме көнне «Өзелгән көй» спектакле ике тапкыр уйналачак», – дип язган театр
Әлмәт театры Будапешт шәһәрнең Милли театрында ел саен уза торган Madach International Theatre Meeting (MITEM) фестивалендә катнаша.