«Бу минем балам белән булмас...»: Буллинг турында сөйләшү
Буллинг мәктәпләрдә кискен проблемаларның берсе булып кала. Кимсетү, рәнҗетү, кушамат тагу, кыйнау һәм башкалар – бу күренеш төрле формада чагыла һәм еш кына вакытында ачыкланмый.
«Ватаным Татарстан» газетасы әлеге темага түгәрәк өстәл уздырды. Анда укытучылар, психологлар, журналистлар һәм буллинг белән очрашкан бала әнисе катнашты. Очрашуда яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.
«Башка мәктәпкә күчү яхшырак, дигән карарга килдек»
Түгәрәк өстәлнең төп героинясы – дүрт бала әнисе, блогер Энҗе Нармаева булды.