Добавить новость

Бер тәүлектә Татарстан елгаларында су 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән

Татарстанда язгы ташу дәвам итә. Бер тәүлек эчендә елгаларда су биеклеге кайбер урыннарда 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.

«Республика елгаларында узган тәүлектә су күтәрелү дәвам итте. Күпчелек сулыкларда ул 1–11 см тәшкил итте, ә Кама аръягы елгаларында 4–25 смга кадәр артты», — дип белдергәннәр ведомствода.

Шулай да хәзерге күрсәткечләр суның тугайларга чыгу дәрәҗәсеннән түбән кала һәм куркыныч билгеләргә җитми.

Губернаторы России



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта