Төнлә Казан үзәгендә булган куркыныч авариядә өч кеше һәлак
Төнлә Казанның Петербург урамында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан Республикасы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, «Lexus» автомобиле йөртүчесе, Назарбаев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, «Уңга хәрәкәт» билгесен игътибарга алмаган һәм зур тизлектә бетон киртәгә барып бәрелгән.
Нәтиҗәдә, чит ил машинасы, якында туктап торган биш автомобильгә зыян салып, әйләнеп капланган. Шуннан соң «Lexus» машинасы яна башлаган.
Кызганычка...