Эколог климат җылынуның бакчачыларга йогынтысын аңлаткан
Россиянең үзәк төбәкләрендә соңгы 30 ел эчендә климат җылыну үсемлекләрнең үсү һәм үсеш вакытын — вегетация чорын дүрт көнгә арттырган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Демидов исемендәге Ярославль дәүләт университетының экология һәм зоология кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Ольга Гусева.сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә Россия үзәгендә уртача еллык температура 1,2-1,5 градуска күтәрелгән. Шул ук вакытта кышкы айларда температура ныграк үзгәргән...