Зәринә Асылкаеваны үпкәләткәннәр: «Яхшы ир-атлар көннән-көн кими»
Зәринә Асылкаева юлда күңелсез ситуациягә очраган. Җырчыга бер ир-атны шактый гына оялтырга һәм аның намусын уятырга туры килгән. Бу хакта ул сторисларында сөйли.
«Миңа бер ишегалдына керергә кирәк иде. Юлымны «Газель» машинасы бүлде. Мин аларның нәрсәдер төягәнен сабыр гына көтеп торырга булдым. Чөнки узу мөмкин түгел, әлегә оча белмибез. Ярар, берничә минуттан берни дә югалтмыйм, көтәрмен минәйтәм.
Шулай булса ярар иде дә бит! Бу кеше эшен бетереп машинасына утырды да, миңа артка чигәргә куша.