Сәламәтлек саклау министрлыгы: Россиядә онковакциналар бушлай булырга мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология вакциналарын бушлай тәкъдим итү мәсьәләсен карый, алар 2026 елгы мәҗбүри медицина иминияте программасына керергә мөмкин. Бу хакта «Известия» сайтына сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Хәзергә өч төп технология карала, алар арасында – колоректаль ракны дәвалау өчен «Онкопепт» вакцинасы, меланома белән көрәшү өчен мРНК‑вакцинасы һәм кан авырулары булганда кулланыла торган CAR‑T‑терапия бар.
Онковакциналар – профилактика түгел, ә дәвалау.