Вадим Захаров: «38 яшемә җиттем, әле....»
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бер дә үзен мактаганнарын яратмый икән. Мактасалар, хәтта, уңайсызлана башлый. Бу хакта җырчы «Туган тел» телекалындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйләгән.
«Вадим, мин сине шулчаклы мактар идем, ләкин тыелып торам. Чөнки, Вадим мактаганны яратмый, дигән сүзне ишеткәнем бар», – ди аңа тапшыруның алып баручысы Роза Хәйруллина.
«Мин артык мактый башласалар, «комплексовать» итә башлыйм», – дип җавап кайтара аңа җырчы.
«Ә балачакта сине әти-әниең мактап үстердеме?» ...