Ильвира Хамматова: «Мин танышу сайтларында утырам»
Җырчы Ильвира Хамматова үзенең тиң ярын танышу сайтлары аша эзли. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәләре аша сөйләде.
Әйе, мин чыннан да танышу сайтларында утырам. Анда төрле милләт кешеләре, егетләр-кызлар утыра. Мин шәхсән татар егетләре белән танышам.
Анда мине танучылар да бар. «Сез Ильвира Хамматова бит. «Яшьли сөйгән ярымны җырлаучы». Нишләп сез монда утырасыз? Татар эстрадасында беткәнмени сезгә тиң кеше? Сез бай кеше эзлисездер инде», - диләр. Бу сорауларга төрлечә җавап биреп була.