Курайчы Айгөл Сәмигуллина: «Композиторларыбыз курай өчен көйләрне күбрәк яза башлады»
Музыка – безнең гомерлек юлдашыбыз. Ул шатлыкта да, кайгыда да һәрчак янәшәдә: күңелгә рәхәтлек бирә, яшәргә көч өсти. Музыка, моң дәрьясы һәркемгә якын сердәш һәм мәңгелек юлдаш булып кала килә.
Ә менә шул моңнарны халыкка җиткерүчеләр – үз эшенең осталары. Бүгенге героебыз – бик тә сәләтле кыз Айгөл Сәмигуллина. Ул Казанның данлыклы И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең укытучысы. Айгөл яшьләрне татар кураенда уйнарга өйрәтә. Аның башкаруындагы көйләр матурлыкны күрергә өйрәтә, рухи көч өсти.