Халыкара матурлык бәйгесенең икенче көне: БРИКС илләре сылулар өчпочмак пешерде
Һәр халыкның үз ризыгы – аның милли йөзе. Борынгыдан калган рецептлар туган тел, милли кием һәм гореф-гадәтләр кебек үк мөһим. Без аларны буыннан-буынга тапшырып, кадерләп сакларга тиеш
«Туган авылым» ресторанының залында бүген үзгә бер мохит хөкем сөрде. Биредә 2 дистәгә якын илдән килгән кызлар өчпочмак пешерергә өйрәнде. Азия якларыннан килгән чибәрләргә, бәлки, өчпочмак ят кебек тоелмагандыр да, чөнки самсага охшаш ризык бит. Ә менә Бразилия, Кытай яки Һиндстаннан килгән кызлар өчен ятрак булгандыр, дип уйладым.