«Әгәр бала гел йокласа, яман шеш булырга мөмкин»: балада онкология булуын ничек аңларга?
Яман шеш яшькә карамый – олылар да, балалар да, хәтта кеп-кечкенә сабыйлар да бу мәкерле чир белән авырый. Бала организмында рак күзәнәкләре кайчан барлыкка килә? Баланы дәвалау өчен әти-әниләр нишләргә тиеш? Бу хакта Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе онколог-гематологы Татьяна Максимова сөйләде.
Хәтта яңа туган балаларда да яман шеш була
Яман шеш – дөньяда үлем очракларының төп сәбәпләренең берсе. Ул шулкадәр мәкерле, корбанын, ничә яшьтә булуына да карамастан, аяп тормый.