«Алтын мөнбәр»дә ике яңа номинация – Ильяс Гафаров үз эшчәнлеген башлаган булса кирәк
2026 елда «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программасын яңа номинацияләр белән киңәйткән – төп конкурска «Иң яхшы тавыш режиссурасы» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше» номинацияләре өстәлгән.
Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова моны үткән ел жюри рәисе булган «Оскар»лы тавыш режиссеры, кинорежиссер һәм композитор Рәсүл Пукутти исеме белән бәйләп аңлатса да, «Татаркино»ның яңа җитәкчесе Ильяс Гафаров та моңа этәргеч булырга мөмкин – чөнки Ильяс Гафаров яңа...