Эльмир Низамов: «Композитор тавышы – ул яшәгән тирәлек тавышы, Ключарев – шуның мисалы»
Бүген күренекле композитор Александр Ключаревның тууына 120 ел.
Әлеге дата уңаеннан композитор Эльмир Низамов үзенең каналында аның музыкасы белән беренче очрашуын искә төшерә.
«Александр Ключарев – минем өчен татар музыкасы дөньясында аерым урын тоткан фигура – татар академик музыкасы белән беренче очрашуым Ключарев музыкасыннан башланды. Миңа 12 яшь иде. Без гаиләбез белән Ульяновскида яши идек. Балалар музыка мәктәбендә укыганда фортепиано буенча беренче педагогым Галина Сергеевна Сидорова миңа...