2026 елда Ураза: сәхәр һәм ифтар вакытлары, уразаны нәрсә боза һәм Кадер кичәсе
Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Бүген беренче тәравих намазы укыла. Ә иртәгә 19 февральдә ураза башлана һәм 19 мартта төгәлләнә. Быел ураза 29 көн дәвам итә.
Рамазан ае уразасының рухи мәгънәсе
Рамазан ае уразасы шәһадәт, намаз, зәкят һәм хаҗ белән беррәттән Исламның биш баганасы исәбенә керә. Бу айда балигъ булган һәр мөселман ураза тота. Бары тик җитди сәбәп буенча ураза тота алмаучылар гына искәрмә булып тора. Балалар, җитди авырулары булган кешеләр, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар...