Буран сәбәпле, Казанда автобус маршрутларын үзгәрттеләр
Татарстан башкаласында начар һава торышы аркасында берничә автобус маршруты үзгәртелде. Бу хакта Казан ПАТП №2 хәбәр итә.
№6 маршрут автобуслары «Давыдов» тукталышына кадәр генә бара, Төньяк бистәсенә керми.
№18 һәм №30 автобуслары «Фәйзи» тукталышына кадәр генә йөри, соңгы тукталыш — «Дуслык тыкрыгы»на кадәр бармый.
№36а маршруты буенча йөрүче автобусларның берсе бүген дә, кичәге кебек үк, «Новониколаевский» тукталышы янында батып калган. Аны этеп чыгарганнар, әмма хәзер...