Флоридада «Кардәшлек» кубогына хоккей матчы була
Америкадагы татар диаспорасы өчен тарихи вакыйга 4 апрельдә Флоридада узачак. АКШ татарлары җыелма командасы һәм Канада татарлары җыелма командасы Тампа-Бэй бозында «Кардәшлек» кубогы өчен көч сынашачак. Бу хакта «Татар-информ» Төньяк Америка татар җәмгыяте вәкиленә сылтама белән хәбәр итте.
Оештыручылар сүзләренчә, «Кардәшлек» кубогы — турнирның төп бүләге, ул чикнең ике ягында яшәүче татар җәмгыятьләренең дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштыра. Бу — ел саен уздырыла торган, инде җиденче тапкыр үткәреләчәк әһәмиятле чара.