«Беренчесе һәм соңгысы булсын» - Эльмира Гыйльфанова күңелсез хәлгә юлыккан
Һәрвакыт матур үкчәле туфлиләр, зәвыклы күлмәкләрдән чыгыш ясаучы Эльмира Гыйльфанова иртәгә Балтачта булачак концертларында тапочки киеп чыгарга җыена. Сәбәбе – артистның күңелсез хәлгә юлыгуы. Эльмира аяк бармагын сындырган.
«Беренчесе һәм соңгысы булсын, амин...» , – дигән ул. Ул арада Эльмира һәм Рафил Җәләлиевларның Балтачта узачак концертлары күчәдер дип борчылган тамашачыларын да тынычландырырга ашыккан.
«Иртәгә бу туфлиләремне кия алмаячакмын инде, үпкәләмәгез. Ләкин концерт була, Аллаһы боерса.