Татарстанда хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшырачаклар
Быел Татарстанда танылган хәйрияче һәм меценат Әсгать Галимҗанов исемендәге премияләр беренче мәртәбә тапшырылачак. Аңа социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев сөйләгән.
«Быел Әсгать Галимҗановның тууына 90 ел тула. Без бу премияне 2 мартта аның һәйкәле янында тапшырачакбыз. Ул бөтен гомерен кешеләр өчен хезмәт итүгә багышлаган. Балалар йортларына 80дән артык автомобиль бүләк иткән.