Асылъяр: «Үкенмим»
Асылъяр социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә «Үкенмим» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җыр Рауза Хафизова сүзләренә, Гүзәлия көенә иҗат ителгән. Аранжировкасын Ильяс Киньягулов ясаган.
«Үкенмим, үкенмим язмыштан,
Синсез дә аталар ал таңнар.
Бер килгәч дөньяга, минем дә
Бәхетле булырга хакым бар».