Җәмәгать урыннарында Wi-Fi кулланганда, пароль язмаска киңәш иттеләр
Җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәрләрен файдаланганда, читтән торып урлау куркынычын киметү өчен, почта, социаль челтәр яки эш сервислары парольләрен язмаска кирәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрен хокуксыз куллану белән көрәш идарәсендә сөйләделәр, дип яза ТАСС агентлыгы.
«Куркынычларны киметү өчен, җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәрләрен кулланганда, почта, социаль челтәрләр яки эш сервислары парольләрен язмаска, шулай ук интернет-банкинг...