«Рух ныклыгы үрнәге»: Татарстаннан имам-мөхтәсиб Килиманджаро тавына менгән
Татарстанның Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Африканың иң биек ноктасы – Килиманджаро тавына менде. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев телеграм-каналында хәбәр итте.
«Менә ул – максатчанлык, рух ныклыгы һәм эчке дисциплина үрнәге. Үзеңә ышану һәм үз өстеңдә эшләүнең чикләре юк – яшь тә, географик урнашу да киртә түгел. Салих хәзрәт, илһамландыруыгыз өчен рәхмәт!» – дип яза җитәкче.
Танзаниядә урнашкан Килиманджаро – Африканың иң биек ноктасы һәм дөньядагы иң биек аерым торучы тау.