«Туганнары, балалары көтте...» – Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт булмаячак
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә Чаллыда үткәрелергә тиешле концерт булмаячак. Бу хакта җырчының «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә аның администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итә. Аның сүзләренчә, билетлар сатып алырга өлгергән тамашачылар белән «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре элемтәгә керәчәк. Алсу комментарийларда концертның билетлар бик начар сатылу сәбәпле булмаячагын да әйтә.
Җырчының тугры тамашачысы әлеге яңалыкны бик авыр кабул иткән. Кемдер килергә ризалашмаган артистларны гаепләгән.