«Кар яуганны озак көттек» – Нурзадә элекке җырын яңарткан
Нурзадә үзенең репертуарындагы бик матур җырларның берсе – «Карлар ява» җырын яңартып яздырган.
Күп тамашачыларым: «Ник җырламыйсың шул җырыңны?» – дип сорыйлар иде. Менә, юбилей концертларыма да кирәк булыр дип, яңартып эшләттем. Өстәвенә, 2025 елда кар яуганны да озак көттек бит.
Әлеге җыр 1999 елда иҗат ителгән. Бу – минем иң беренче үзем көй язган җырым. Кышкы матур кичтә Гөлшат апа Зәйнашеваның шигырь китабын укып утыра идем. Салмак кына кар ява иде... Күңелдә үзеннән-үзе шушы көй туды...