Илназ Баһ олы улы турында: «Машина түгел, кечкенә уенчык гармун сайлады»
Артист кеше, гадәттә, баласының сәхнә юлын сайлавын бик теләми. Сезнең исә балалар инде үзегез белән бергә чыгыш ясый. Балаларыгызның артист булуын телисезме?
Малайлар туганнан бирле безнең белән. Бигрәк тә олысы. Ул инде машинада, сәхнә артында «яшәде», шунда үсте. Биючеләрне, музыкантларны күзәтеп үсте. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, ул үз теләге белән гармунда уйный. Берничә төрле гармунны, баянны үзләштерде. Әгәр дә аның теләге бар икән, бу юлны үзе сайлаган икән, мин моны начар дип санамыйм.