Мөнир Рахмаевның хатыны өчпочмакка шулпа салу буенча лайфхак күрсәтте
Аш-су бүлмәсе хәйләләре. Җырчы Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше, блогер Илсөяр өчпочмак пешеп чыкканда уртасына уңайлы итеп шулпа салу ысулын өйрәтте.
«Өчпочмакларым әзер, кечкенә итеп ясадым. Ә бульон салганда өчпочмак эченә, кырыйга чәчрәмәсен өчен, шприц белән салам. Менә шундый лайфхак», – дип сөйли ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырган видеосында.
Шулай ук җырчы хатыны Яңа ел табынына гадәттәгечә дерелдәвек ясавын да күрсәткән.
-
Мөнир Рахмаев...