30 декабрьгә һава торышы
30 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, төнлә урыны белән кар. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көндез урыны белән бераз буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -19˚, көндез -7..-12˚ градус. Юлларда бозлавык.