Тәмле коймак пешерү өчен 2 киңәш һәм 4 рецепт
Коймак камырында төерләр калмасын өчен, аны иләк аша сөзеп алырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Сөтле камырдан коймак
Кирәкле ингредиентлар:
- сөт – 500 мл
- йомырка – 2 данә
- он – 200 г
- шикәр – 1 аш кашыгы
- тоз – бер чеметем
- үсемлек мае – 2 аш кашыгы
Әзерләү:
Йомырканы шикәр һәм тоз белән болгатыгыз. Сөтне әкренләп кушып, он өстәгез. Камырны яхшылап болгатып, иләк аша сөзеп алыгыз. Ахырдан үсемлек мае кушыгыз.