Татарстанда 9-10 декабрьдә поляр балкыш һәм көчле магнит давыллары көтелә
9 һәм 10 декабрьдә уртача һәм көчле интенсивлыктагы (G2-G3 дәрәҗәле) магнит давыллары көтелә. Бу хакта Россия Фәннәр Академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Бу күренешнең сәбәбе – Кояш-Җир сызыгында кояштагы M8.1 класслы кабынудан соң плазма атылу. Нәтиҗәдә планетага максималь дәрәҗәдә көчле йогынты булачак.
Геомагнит йогынтының иң көчле фазасы 9 декабрьгә көннең икенче яртысына туры килә. Галимнәр әйткәнчә...