Яңа штраф: быелдан башлап шашлыкларны кайда әзерләргә ярамаячак?
2025 елның 1 сентябреннән Россиядә, махсус билгеләнгән урыннардан тыш, ризык әзерләргә һәм чүп-чарны яндырырга ярамаячак. Шашлыкны йортлардан һәм коры үләннән җитәрлек ераклыкта урнашкан мангалда гына кыздырырга мөмкин булачак. Бу хакта «News.ru» порталына АИД профессиональ юридик төркемнең генераль директоры Давид Адамс сөйләгән.
Белгеч янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү тәртибен җайга сала торган норматив таләпләрнең яңа редакциясенә таяна, ул нәкъ менә 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк.