Рөстәм Авзалов – Минзәлә театрының яшь артисты, әле аның дәрәҗәле исемнәре дә, йолдызлы рольләре дә юк. Бәлки хәтерләүчеләр бардыр: 2022 елның кышында Минзәлә театрының 3 яшь егете армиягә китте, егетләрне театр гына түгел, тамашачылар да көтте. Шушы егетләрнең берсе Рөстәм иде инде. Егет кеше хезмәт итеп кайтты һәм хәзер кабат яраткан театрында хезмәт итә. Тамашачы аны театрның премьераларында – Гогольнең шул исемдәге пьесасы нигезендә куелган «Өйләнү» спектаклендә, Чехов хикәяләре нигезендә куелган «Кыйпылчыклар» спектаклендә...