Һиндстандагы бер авылда яшәүчеләр барысы да квадроберга әверелгән. Алар шулай итеп чәчүлекләрне маймыллардан сакларга тели. Маймыллар уңышны урлый икән. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Авыл халкы чиратлап аю булып киенә, шулай итеп маймылларны куркыталар.Биредәге фермерлар аю костюмы сатып алган. Халык чиратлап аю киеме киеп, басуларны сакларга чыга.
Чираты җиткән кеше эсседә аю тунын берничә сәгать киеп йөрергә мәҗбүр. Ләкин, шуңа да карамастан, маймыллар уңышны урлаудан туктамаган.