Флүн абыйның йорт-җире бик иске булса да, яшәмәслек түгел әле. Бүрәнәләре нык, ыжгырып, җил дә өреп тормый. Ә менә өендә чисталык урнаштыру өчен шактый вакыт кирәк булмагае. Ялгызы гына көн күрүче бабай инде 10 еллап эт-мәчеләрне дус итә. Авыл җирендә маэмайлар ишегалдында, эт ояларында көн күрә бит инде. Ә Флүн абый йортында мәчеләргә генә түгел, «акбай»ларга да урын түрдән. Нечкә күңелле Флүн абый белән бу җан ияләре бергәләп яшәп яталар. Җиһазлары, көндәлектә кирәкле әйберләре, көнкүреш техникасы, ягып юынырлык мунчасы да юк Флүн абыйның.