Төмән өлкәсе Тубыл районындагы сазлыкларда урнашкан татар авыллары быел кышкы юлларсыз калган. Авылларга машиналар керә алмый. Кешеләр өйләренә, элеккечә, юрганнар белән төренеп, агач арбаларда гына кайтып җитә ала. Дөрес, хәзер ат җигелми, арбаларны «Буран» мотоциклларына тагалар икән.
«Себер татар дөньясы» дигән телеграм-каналда арбада кайтучы кешеләр төшерелгән видео урнаштырганнар. «Менә шулай «Буран» мотоцикларына утырып, хатын-кызлар, кечкенә балалар белән өйгә кайтырга туры килә.