«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев аңа уңайсыз сорауга җавап бирергә яки билгесез десертны ашарга тәкъдим итә.
«Капкач астында ипи, токмач, күсе койрыгы, суалчан – теләсә нәрсә булырга мөмкин. Ашый торган да, ашамый торган да әйбер була ала», – дип кисәтә Әбри.
«Сорауны да бит тапканнар. Әй Аллам! Ашарга туры килә ахры. Мин җавап бирәм, ә андый гына җавап ярамыймы?