«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев күпләрне кызыксындырган сорауны бирде.
– Кайбер блогерларның операторлары, менеджерлары, монтаж ясаучылары бар, һәрберсе – аерым. Блогер бары тик темалар уйлап, роликларда катнаша гына. Син үзең төшерәсеңме? Монтажны кем эшли?
– Минем ярдәмчем бар. Ул минем белән һәрвакыт каядыр бара. Видео да төшерә, блогерлык белән бәйле эшләремне эшли.