«Пенсия уртача 1 617 сумга арта»
– Эдуард Яфасович, 1 гыйнвардан нинди пенсияләр артачак? Республика буенча түләүләрнең уртача күләме күпме булачак?
– Картлык буенча иминият пенсияләре – иң киң таралган пенсия санала, Татарстанда аны 1 миллион 30 мең кеше ала. 7,3 процентка индексацияләнү нәтиҗәсендә республикада иминият пенсиясенең уртача күләме, 1 617 сумга артып, 23 777 сум тәшкил итәчәк. Үткән еллардагы кебек үк, индексация үткәрү өчен, гражданнарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми...