«Һәрвакыт киеренкелек халәтендә булу бик кыен»
«Посттравматик стресс (ПТСР) – катлаулы психик тайпылыш. Ул экстремаль стресс хисе белән бергә психотравматик авыр тәэсир кичерү нәтиҗәсендә барлыкка килә», – дип аңлатты «Татар-информ»га Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина-психологик ярдәм бүлеге мөдире, психиатр Раил Гарипов.
Без ПТСР турында сөйләгәндә, беренче чиратта, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан яисә хәзерге вакытта шунда булганнарны күз алдына китерәбез.