Миләүшә һәм Данир Сабировларның дус-тату һәм зур гаиләсе бу көннәрдә тагын да тулыланган. Алар кызлары Даниянең иң зур хыялын чынга ашырып, тагын бер эт алып җибәргәннәр. Әлеге токымлы эт, хуҗаларның этләре Кемальдән аермалы буларак, өйдә яшәячәк. Кызының үзен әлеге этне алырга ничек ризалаштыруы һәм яңа «дус»ка исем кушу тарихын Данир Сабиров үзенең Телеграм-каналында бик тәмләп яза.
«Дания үз ягына бик хәйләкәр... Бу җитди адымга ул мине (как никак, «каблук» булсам да, мин – гаилә башлыгы) күптәннән әзерли башлады.