Шушы көннәрдә генә никах укыткан Илнат Фәрхуллин хатыны белән ширбәт аен уздырырга җылы якларга очкан. Тормыш иптәше Регинаның сәхифәсеннән яшьләрнең Шри-Ланкада ял иткәннәре күренә. Регина актив рәвештә блогерлык белән шөгыльләнә башламакчы. Ул үз-үзенә 10 көн буена сторислар төшереп барырга сүз биргән. Шуңа да, бер дә иренмичә, утрауның матур урыннарын гына түгел, үз сүзләре белән әйткәндә «Илнат белән икесенең бытовуха»ларын да язылучыларына күрсәтеп бара. Регинаның объективына, хәтта, Илнатның сүгенгән мизгеле дә эләккән.