Кавказ халыкларының төрле тәмләткечләр салып, куе итеп пешерелә торган милли ашлары туклыклы булуы белән аерылып тора.
Грузин кухнясында иң популяр аш – харчо. Аны төрлечә әзерлиләр, төп ингредиентлары – итле шулпа, дөге, әстерхан чикләвеге һәм ачы борыч. Мәсәлән, мондый ашка анар (гранат) согы өстәргә була.
Аш пешерү өчен кирәк: 1 килограмм ит, 2-3 бәрәңге, 2 суган, 1 кишер, 1-2 чәй кашыгы томат пастасы, 100 грамм дөге, 50 грамм әстерхан чикләвеге, 150 миллилитр анар (гранат) согы...