Популяр җырлар авторы, аранжировкалар ясаучы Илдус Дәүләновның узган ел берничә җыры чыккан иде. Ул «солянка» концертларында да чыгышлар ясады. Музыкант яңа 2025 елда сәхнәгә тагын да ныгытыбрак аяк басмакчы була бугай. Илдус Елан елын үзенә яңа җырлар иҗат итүдән башлаган. Артистлар белән эшләү Дәүләновны ардырып та җибәргәнгә охшап тора.
«Исәнме, Елан елы. Үзебезнең нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтергә вакыт җитте.
Үзеңә үзең треклар язу шундый рәхәт! Ясаганың артистка ошармы-юкмы дип борчылып утырасы...